Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай премьеры демократия шартларын ныгытырга чакыра


Кытай премьеры Вен Җибау, илдә икътисади үсешне саклап калу өчен сәяси реформаларга ихтыяҗ булуын белдерде. Премьерның бу белдерүе хакында Кытайның Шинһуа хәбәр агентлыгы хәбәр итте.

Кытай премьер-министры фикеренчә, илдәге сәяси нигез яңартылмаган очракта, алга таба илнең икътисад өлкәсендә казанган уңышларын саклап калу читен булачак. Һәм икътисад заманчалашу хәдәфенә җитә алмаячак.

Кытай премьеры бу нисбәттән илдәге демократик хокукларны тәэмин итү кирәклегенә басым ясады. Кытай премьеры, "хакимият үз эчендә бикләнеп калмасын өчен хөкүмәткә кирәккән очракта тәнкыйть белдерү өчен кирәкле шартлар тудырылырга тиеш", дип саный.
XS
SM
MD
LG