Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстанда төрмәдән качкан кешеләрне кулга алу өчен чаралар башланды


Таҗикстан башкаласы Дүшәнбедә ике аерым төрмәгә булган һөҗүмдән соң төрмәдәге җинаятьчеләр качты. Хакимият аларны табу өчен зур чаралар башлады.

Таҗикстан иминлек көчләре төрмә качакларын табу өчен Русия һәм Әфганстаннан ярдәм таләп итте. Таҗикстанда, һава аланы, вокзал һәм олы юлларда иминлек арттырылды.

Таҗикстан дәүләт иминлеге шурасы башлыгы урынбасары Касыйм Гафаров, төрмә качкыннарын кулга алу өчен Русия һәм Әфганстаннан ярдәм соравын белдерде. Качаклар арасында Таҗикстан ватандашларыннан кала, Әфганстан һәм Русия ватандашлары да булган. Иминлек министрлыгы качакларның рәсемнәрен бастырып тараткан.

Кичә ике аерым төрмәгә булган булган һөҗүмдә 5 иминлек сакчысы үтерелде. Төрмәдән 25 кешенең качуы белдерелә.

Рәсмиләр белдерүенчә качаклар арасында узган атна террорчылык һәм илгә наркотик кертү кебек төрле гаепләүләр сәбәпле кулга алынган кешеләр булган. Кулга алынган 50 кеше 30 ел төрмәгә хөкем ителгән булган. Рәсмиләр шулай ук качаклар арасында Үзбәкстан ислам хәрәкәте әгъзаләре дә булуын белдерә.
XS
SM
MD
LG