Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда адвокатны яклап митинг уздыруга рөхсәт бирелмәгән


Татарстанның Әлмәт шәһәре башкарма комитеты 2 сентябрь көнне Кама буе хокук яклау үзәгенә алар белән хезмәттәшлек итүче адвокат Рөстәм Вәлиуллинны яклап митинг уздыруга рөхсәт бирмәгән. Шәһәр җитәкчелеге моны эчке эшләр идарәсе бинасы алдындагы мәйданның күп кешеләр катнашындагы чаралар уздыруга көйләнмәгән булуы белән аңлата.

Заманында Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашаповка карата җинаять эшендә аның яклаучысы булган адвокат Татарстанның Әлмәт шәһәрендә тоткарланган иде. Вәлиуллин үзен кыйнаган ике милиционерны мәхкәмәгә бирә.

Газета.ру язуынча, хокук яклаучыларга әлеге чараны шәһәр читендә үткәрү тәкъдим ителгән.

Кама буе хокук яклау үзәге матбугат сәркатибе белдерүенчә, митинг уздырып алар 2 август көнне Әлмәт милиционерлары тарафыннан тоткарланган һәм кыйналган адвокат Вәлиуллин эшенә җәмәгатьчелек һәм хакимият оешмаларының игътибарын җәлеп итүне күздә тоткан.

Кама буе хокук яклау үзәге җитәкчесе сүзләренчә, митинг уздыруга рөхсәт бирмәү карарын алар мәхкәмәдә шикаять итәчәк.
XS
SM
MD
LG