Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Франциягә тәнкыйть белдерә


Европада расачылык һәм милләтара нәфрәт белән көрәшү комиссиясе, Франция хөкүмәтенең Болгарстан һәм Романиядән килгән чегәннәрне илдән чыгару карарына зур тәнкыйть белдерде.

Комиссия ясаган белдерүендә карарның зур борчылу уятуы әйтелә. Комиссия бу карарның Европа Берлеге эчендә ирекле сәяхәт итү кагыйдәләренә каршы килүен әйтте.

Президент Николя Саркози карары буенча Франция рәсмиләре 700 чегәнне Романия һәм Болгарстанга кайтара башлаган иде.

Аларның беренче өлеше, ягъни 93 чегән 19 августта очкычлар белән Романиягә кайтарылган иде.

Хөкүмәтнең чегәннәргә каршы бу карары кеше хокуклары оешмаларында зур ризасызлык тудыра.

Ил президенты Саркози тарафыннан яклау тапкан план узган ай Гренобел шәһәрендә күчеп килгән кешеләр белән полиция арасында чыккан каршылыктан соң үз көченә кергән иде.

Франциядәге чегәннәрнең күпчелеге 2007 елда Европа Берлегенә әгъза булган Болгарстан һәм Романиядән. Алар Франциягә визасыз керә ала, ләкин илдә озак вакытка калу өчен эш яисә яшәү рөхсәте булырга тиеш.
XS
SM
MD
LG