Иртәнге сәгатьләрдә чыга торган кайбер татарча тапшыруларның эфирдан алынуын, ВГТРК "Татарстан", ягъни Бөтенрусия дәүләт теле-радио компаниясенең Татарстан бүлегендә дә расладылар.
Ширкәт вәкилләре рәсми белдерү белән чыкмаса да, кайбер аңлатмалар бирде. Аларның әйтүенә караганда, ВГТРК холдингына кергән "Россия" каналы иртәнге сәгать 9 тирәсендә төбәкләр өчен бүленгән эфир вакытын бирми башлаган. Бу хәл тагын бер атна дәвам итәргә мөмкин. “Аннан соң да, татарча тапшыруларның кайсы вакытта чыга башлавын әйтеп булмый, чөнки хәзер яңа җәдвәл төзелә”, диде “Татарстан” вәкилләре.
Кайбер мәгълүматларга караганда, бу татарча тапшырулар “1нче” һәм “Россия” каналлар арасында барган каты көндәшлек корбаны булган. “Россия” каналы, үзенең көндәшенең бик популяр “Малахов+ ” тапшыруына җавап йөзеннән, шул ук сәламәт яшәү темасына багышланган “О самом главном” проектын башлап җибәрде.
Ул иртәнге сәгать 9 тирәсендә эфирга чыга башлады. Федераль канал чыгарган яңа проект Татарстанда капланмасын өчен, моңа кадәр шул ук вакытта чыгып килгән милли тапшырулар эфирдан алына. Зур акчалар түгелгән яңа проектның популярлык казануы, рейтинг җыюы бик мөһим санала.
Тик Татарстандагы телевизор караучылар “Россия” каналының көндәшләрен җиңү планнары турында белми калды. Татарча тапшыруларның эфирдан алынуы турында кисәтүләр булмады.
Гомум сетканың төбәкләр өчен бирелә торган "тәрәзәләрдә" баручы “Вести-Татарстан” тапшырулары элекке вакытта чыгып килә һәм аларның җәдвәлендә әлегә үзгәрешләр көтелми.
ВГТРК ширкәтенең Татарстан бүлегендә, милли телләрдәге тапшырулар бетми, бу вакытлы күренеш, дип белдерәләр.