Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "бала итеннән казылык" пешерәләр


Уфа шәһәрендә терминнар комиссиясе утырышы узды. Анда башкаланың ит комбинаты җитештергән казылык исемендәге хата тикшерелде. Урысча “Вареная колбаса для детей” дигән казылыкның башкортчага тәрҗемәсе “Бешерелгән балалар” дип күрсәтелгән. Әлеге казылыкны Русиянең Рен-Тв каналы күрсәтеп, Башкортстанда балалар итеннән казылык ясыйлар дип ирештерде.

Терминнар комиссиясе ит комбинатында җитештерелгән барлык казылык исемнәрен тикшерде. Комиссия республикадагы ширкәт һәм оешма җитәкчеләренә төгәл тәрҗемәләр артыннан Русия фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәгендәге “Оператив тәрҗемә бүлеге”нә, яки “Башкортостан” газетына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.

Баксаң, кайбер федераль кибетләр челтәре исемнәрен бары тик русча гына яза. Бу хакта терминнар комиссиясенә башкала хакимияте хезмәткәрләре ирештерде. Алар сүзләренчә, кайбер кибетләр исемнәрен башкортча бирүгә каршы чыга. Шулар арасында “Семья”, “Мир”, “Макдоналдс”, “Баскин Роббинс”, “Метро” кебек сату оешмалары бар.
XS
SM
MD
LG