Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татар яшьләре – Казанда


Камил Сираҗетдинов
Камил Сираҗетдинов

Башкортстаннан бер төркем татар яшьләре җомга иртәсендә Казанга юл алды. Алар анда Бөтендөнья татар яшьләре җыенында катнашачак.

Башкортстан татар егетләре белән кызлары бу форумда быел дүртенче тапкыр катнаша. Элекке елларда Башкортстан татар яшьләрен төрле чараларга “Азатлык” татар яшьләре берлеге җәлеп итә һәм туплый иде. Хәзер инде, ни үкенеч, “Азатлык” оешмасы юк. Өч ел элек, хакимиятләр басымы астында, аның элекке җитәкчесе бу вазыйфадан киткәч, “Азатлык” татар яшьләре берлеге тарихта калды.

Шулай да булдыклы яшьләр бетмәгән. Республика татар яшьләрен туплауга, күпмедер дәрәҗәдә булса да, Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле бүлеген тәмамлаган Камил Сираҗетдинов алынды. Төрле төбәкләргә, шул исәптән Казанга да сәяхәтләр оештыру ширкәтен ачып җибәргән булдыклы егет милли-мәдәни мәнфәгатьләрне дә читкә куймый. “Хәзинә” дигән ширкәте аша кайбер чаралар оештырырга тырыша Камил. Менә Казанга Бөтендөнья татар яшьләре форумына да чираттагы тапкыр милләт яшьләрен алып бара ул.

“Без анда Казан күрергә генә бармыйбыз, ә төрле төбәкләрдән килгән яшьләр белән тәҗрибә уртаклашырга һәм үзебезнең кайбер тәкъдимнәребезне җиткерергә дә барабыз”, ди Камил Сираҗетдинов. Аның фикеренчә, әле милләт яшьләренең кайберләре үз эшләрен ачарга, үз көннәрен үзләре күрергә тырышса да, күпчелек яшь-җилкенчәк һаман да кемнеңдер китереп биргәнен көтә.

“Аннан үз эшеңне ачу өчен айлар буе төрле рөхсәт кәгазьләре артыннан йөрү дә куркыта яшьләрне”, ди Камил. Киләчәктә ул татар яшьләренең нинди дә булса уртак бизнес фондын булдыру һәм шуның ярдәмендә төрле чаралар оештыру, сәләтле яшьләргә ярдәм итү мөмкинлеген булдыру кирәклеген дә әйтә. Башкортстаннан Казанга барган татар яшьләре анда 30 август көнне Республика көне бәйрәме чараларында да катнашачак.
XS
SM
MD
LG