Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: Гыйрак сугышы тәмамлана


Гыйрак сугышы ахырына якынлаша, мөстакыйль дәүләт үз киләчәген үзе хәл итәчәк, диде АКШ президенты Барак Обама.

“Президентлык өчен көрәшкәндә мин бу сугышка нокта куячакмын, дигән идем. Президент булгач мин бу сүземдә торам. Мин президент булганнан бирле 90 меңнән артык хәрби өйләренә кайтты. Без 100дән артык хәрби базаны гыйраклылырга тапшырдык. Илнең зур өлешендә иминлекне инде Гыйрак гаскәрләре саклый”, диде Обама үзенең халык алдында атна саен ясаган чыгышында.

Президент планы нигезендә 31 августта американ гаскләрләренең Гыйрактагы барлык хәрби чаралары тәмамланырга тиеш. Гаскәрләр илдән 2011 ел азагына кадәр чыгып бетәчәк. Бу вакыт эчендә 50 меңләп АКШ хәрбие гыйраклыларны иминлек сакларга өйрәтәчәк.
XS
SM
MD
LG