Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ихсаноглу Пакстанга ярдәм оештыру өчен Исламабадка килде


Ислам конференциясе оешмасы җитәкчесе Әкмәлетдин Ихсаноглу бүген Исламабадта халыкара ярдәм оешмалары башлыклары белән очрашты. Oешма җитәкчеләре алдында чыгыш ясаган Ихсаноглу, "ислам илләрендә зур потенциал бар, моны куллану кирәк, ярдәмне яхшы оештырырга кирәк," диде.

Пакстанның үз тарихындагы иң зур табигать казасына дучар калуы турында сөйләп, Ихсаноглу, бүгенге җыенның ярдәмне ничек итеп оештыру максатында уздырылуын белдерде.

Пакстанда узган айда башланган һәм берничә атна дәвам иткән яңгырлар һәм ташкыннарда 1600 кеше һәлак булды, 20 миллион кеше зыян күрде.

Пакстанның көньягындагы Синг вилаятендә Тхаатта каласы халкы шәһәргә якынлашкан суга каршы буалар буа. Күрше Суҗавал шәһәрен метр ярымлык су басты.
XS
SM
MD
LG