Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә картлар йортындагы янгында 9 кеше үлде


Русиянең Тверь шәһәрендә картлар йортында чыккан янгын нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булды. Вакыйганың интихар нәтиҗәсендә барлыкка килүе турында шик бар.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматынa караганда, бинаның янгын башланган бүлмәсендә бензин кабы табылган. Шулай ук картларның берсе үзен үтерергә теләве турында фаразлар бар.

Картлар йортында торган 480 кеше коткарылган. Бер хатын авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.
XS
SM
MD
LG