Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция канунсыз мигрантларны илдән чыгаруын дәвам итә


Франция хөкүмәте халыкара тәнкыйтьләргә карамыйча, Франциядә канунсыз яшәгән һәм качак буларак танылган чит илдән килгән чегәннәрне чыгаруны дәвам итәчәк.

Франциянең мөһәҗирләр министрлыгы Эрик Бессон мигрантларга караган кануннарга үзгәрешләр кертеләчәген белдерде. Яңа канун өлгесе сентябрь аенда парламентка тапшырылачак.

Франция эчке эшләр министры Брис Ортфө исә, башкала Парижда һәр 5 каракның берсе Романиядән килгән канунсыз мигрантлар булуын белдерә.
XS
SM
MD
LG