Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта американ гаскәрләренең “Яңа Таң” гамәле башлана


Багдад – Бүген Багдадта “Яңа Таң” дигән операция башлану уңаеннан тантана чарасы үтте. Гыйракта калачак американ гаскәрләренең яңа миссиясе хәзер шулай атала.

Тантанада Кушма Штатларның вице-президенты Джо Байден, саклану министры Роберт Гейтс катнашты.

Чәршәмбегә каршы төндә американ президенты Барак Обама Гыйракта хәрби гамәлләрнең тәмамлануы турында хәбәр иткән иде.

Соңгы 50 мең хәрби киләсе елның ахырына кадәр Гыйракта калачак. Алар анда Гыйракның иминлек көчләрен өйрәтү белән шөгыльләнәчәк.
XS
SM
MD
LG