Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил-Фәләстин арасында тынычлык сөйләшүләре башланды


Вашингтонда Израил-Фәләстин арасында тынычлык сөйләшүләре башланды. Һәр ике як сөйләшүләр вакытында тынычлык килешүенә ирешә алачагына ышана.

1 сентябрьдә Ак Йортта АКШ башлыгы Барак Обама белән очрашкан Израил премьеры Беньямин Нетаньяһу Фәләстин идарәсе башлыгы Мәхмүт Аббасны "тынычлык буенча уртак" буларак атады.

20 ай буена туктап калган һәм бүген Вашингтонда яңадан башланган Израил-Фәләстин сөйләшүләренә тулы яклау күрсәтүен әйткән Обама: "Мондый зур форсат якын арада тагын кабатланмаска мөмкин", дип очрашуның әһәмиятенә басым ясады.

Мәхмүт Аббас да үз нәүбәтендә тулы тынычлык килешүенә киләсе елда ирешү мөмкинчелегенә ышана. Фәләстин башлыгы очрашу алдыннан ясаган чыгышында Израилнең көнбатыш ярында яһүд мәхәлләләре төзелешен туктатырга чакырды.

Америка, Израил һәм Фәләстин җитәкчелеге, төбәктә булган соңгы һөҗүмнәрнең Якын көнчыгыш тынычлык сөйләшүләренә тәэсир итмәячәген белдерде.
XS
SM
MD
LG