Accessibility links

Кайнар хәбәр

Yota Казанны йота алмый


30 август Республика көнендә Татарстанның элекке һәм бүгенге җитәкчелеге кара күзлекләр киеп, Yota исеме белән танылган “Скартел” ширкәтенең 4G интернет челтәрен тәкъдим итүдә катнашты. Дөньяда бу челтәрне булдырган шәһәрләрне бармак белән санарлык. Шуңа күрә Казан өчен бу зур дәрәҗә. Әмма 4G Татарстан башкаласында бер көн генә эшләп калды.

Төрле матбугат чараларында Казанда 4G челтәренең кинәт ябылуының сәбәпләрен эзләү активлашты. Күпләр төп сәбәпне “Роскомнадзор”га бәйли. Рәсми мәгълүматларга караганда, бу идарә быелның май аенда “Скартел” ширкәтенә Казанда үз челтәрен булдырырга рөхсәт иткән. 2,4-2,7ГГц дулкынында эшләүче ешлыклар бүлеп биргән, әмма июльдә үз рөхсәтен кире алган. Бу ешлыкларның электән үк Русия саклану министрлыгыныкы булуын һәм аларның “Роскомнадзор”га йогынты ясавын да әйтүчеләр бар.
Казанда 4G челтәрен тәкъдим итү

Yota исә, рөхсәт алгач та Казанда үз челтәрен булдыра башлаган. Бу максатларга 20 миллион доллар акча тоткан. Шуңа күрә хәзер Yota “Роскомнадзор”ның үз рөхсәтен кире алуын канунсыз, дип мәхкәмәгә шикаять белдергән.

Ничек кенә булмасын Yota Казанда 4G челтәрен канунсыз куя башлаган. Күп кенә белгечләр ике як арасындагы каршылыкның озакка сузылуын фаразлый. “Скартел” үз планнарыннан һәм сарыф иткән акчаларыннан коры да калырга мөмкин, диючеләр бар.

Татарстан элемтә министрлыгында борчылмыйлар


Татарстан элемтә министрлыгының элемтә хезмәтләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Лилия Луконина, борчыласы юк, ди. Казанда 4G челтәренең туктатып тору табигый хәл, ди ул.

“Бернинди проблем юк. 30 августта “Скартел” ширкәте 4G челтәренең тизлеген һәм мөмкинлекләрен генә тәкъдим итте. Хәзер алар Казанда бу челтәрне 3 айга тест рәвешендә урнаштырмакчы. Әмма моның өчен “Роскомнадзор” идарәсенең рөхсәте кирәк. Әлегә бу идарә хезмәткәрләре Yota белән көндәшлек итми. Бары тик Казанда яңа төзелгән станцияләрне тикшерү белән шөгыльләнә. Тикшерү нәтиҗәсендә канун бозу очраклары ачыкланмаса, Казанда 4G челтәрен урнаштырырга рөхсәт һичшиксез биреләчәк”, ди Лилия Луконина.

Казан халкы 4G челтәре белән 2010 ел азагына куллана башларга мөмкин, ди Луконина.

“Казанда 4G челтәрен тәкъдим иткәндә, “Скартел” ширкәте башлыгы Денис Свердлов, бу челтәрне башта 3 ай тест рәвешендә тикшерү була, диде. Бу вакыт дәверендә 100дән артык LTE технологияләрендә эшләүче модем таратылачак. 2011 ел азагына исә, Казанда 4G челтәрен коммерцияле куллану башланачак. Биредә төрле тарифлар булдырылачак. Теләгән һәркем бу челтәрдән куллана алачак”, ди Лилия Луконина.

Казан үзәгендә Yota иярчене
Бүген матбугатка биргән әңгәмәсендә бу сүзләрне “Скартел” башлыгы Денис Свердлов та исбатлады.

“Роскомнадзор” вәкиле Михаил Воробьев исә, бүген Казанда урнаштырылган яңа станцияләрне тикшерү бара, алар нәтиҗәсендә “Скартел”ның кануни, яисә канунсыз эшләве билгеле булачак, ди.

Yota Миңнехановка өмет баглый


Күп кенә белгечләр исә, Yotaның Казанда канунсыз үз челтәрен булдыруын “Скартел” җитәкчелегенең Татарстан җитәкчелегенә өметләнүендә күрә. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аларны үзе республикага чакырган. Казанда ике ай эчендә Yotaның 20 миллион доллар дип бәяләнгән 147 станциясен төзүдә дә хакимият ярдәме булмый калмагандыр, диючеләр бар.

Yotaлы өченче башкала


Барлык киртәләрне узып, Казанда 4G челтәрен таратып булса, башкаланың абруе нык артачак, ди белгечләр. Чөнки бүген мондый челтәр дөньяның ике шәһәрендә генә Осло һәм Стокгольмда гына бар. Бу челтәр эшли торган LTE технология чыбыксыз элемтәнең 3Gдан соң килә торган яңа буын челтәре. Аның аша мәгълүмат секундына 173Мбит тизлек белән күчерелергә сәләтле. Компьютер тармагындагы белгечләр, моңа кадәр Казанда мондый тизлекнең булганы юк иде, диләр.Гади тел белән әйткәндә мондый тизлек булганда интернеттан бер җырны бер секунд эчендә алып булачак, яисә шәһәрнең теләсә кайсы урыныннан мобиль интернет аша зур фильмнар карап булачак.

“Скартел” ширкәте исә, LTE технологиягә кадәр WiMAX технологиясе аша интернет таратучы ширкәт буларак танылган. Бүген бу челтәр Мәскәү, Петербур, Уфа, Краснодар һәм Сочи шәһәрләрендә урнаштырылган. LTE технологиясе исә Русиядә иң беренче Казан шәһәрендә кертелергә тора.
XS
SM
MD
LG