Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент пикетчыларны ишетәме?


Кадерле Имаметдинов
Кадерле Имаметдинов

Татар оешмалары Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белән диалогта каршылык чараларын куллану нәтиҗә бирер дип исәпли. Шуңа якын араларда районнарда да каршылык чаралары оештырылачак.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге утырышы узды. Анда 30 август көнне узган каршылык чарасына бәя бирелде. Ул мәктәпләрдә дәүләт теле буларак, башкорт телен укытуга каршы узган иде. Анда татар оешмаларыннан башка урыс, чуваш һәм мари җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре дә катнашты. Утырышта ул пикетка югары бәя бирелде.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов шундый каршылык чараларын районнарда да үткәрү кирәк дип исәпли.

“Барыгыз да белүегезчә, күптән түгел Бүздәк районы хакимиятенә каршы урам җыены узган иде. Чараны коммунистлар оештырды, анда безнең вәкилләр дә катнашты. Пикетны башта Бүздәк халкы ерактан гына күзәтте. Тора-бара гына якын килә башладылар. Ягъни урыннарда халык нык куркытылган дигән сүз. Шуңа без районнарга барып, халыкны курыкмаска, таләпләрен җиткерә белергә өйрәтергә тиешбез”, диде ул.

Утырыш якын араларда татар районнарында пикетлар уздырырга карар итте. Ул чараларның темасы гадел җанисәп булачак.
XS
SM
MD
LG