Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдиниҗат Израил-Фәләстин сөйләшүләрен тәнкыйтьләде


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат бүген ясаган чыгышында Bашингтонда узган Израил-Фәләстин тынычлык сөйләшүләрен тәнкыйтьләде. Рамaзан аеның соңгы җомга көнендә кайбер мөселман илләрендә Фәләстиндәге мөселманнарны яклау максатында билгеләнгән Кодес көнендә чыгыш ясаган Иран президенты сөйләшүләрне нәтиҗәсез дип атады.

Кодес көнендә "Америкага, Израилгә үлем" дигән шигарьләр кычкырган халык алдында чыгыш ясаган Әхмәдиниҗат, Израил белән Фәләстин җитәкчеләренең турыдан сөйләшүен җитди кабул итмәде. Иран президенты Әхмәдиниҗат, "Фәләстиннәр язмышын фәләстиннәр үзе билгеләргә тиеш. Беркемнең дә Израилгә бер уч җир бирергә хакы юк диде.

Әхмәдиниҗат ясаган чыгышында шулай ук Якын Көнчыгыш халкының "Зионист режимны дөньядан сөртеп ташларлык көчкә ия булуын" әйтте. Иран президенты Израил яисә АКШның үзендәге атом корылмаларына һөҗүм ясау ихтималлыгы турындагы сүзләрне исә кире какты.

Бүген шулай ук хөкүмәт яклы Басиҗ көчләренең Кодес көне чаралары алдыннан оппозиция башлыгы Мәхди Каррубинең өенә тентү оештыруы белдерелде.
XS
SM
MD
LG