Accessibility links

Кайнар хәбәр

Китап таныту мәрасимендә Блэргә йомырка һәм башмак ыргыттылар


Элекке Британия премьер-министры Тони Блэр, үзенең яңа дөнья күргән 'A Journey' (Сәфәр) исемле китабын таныту һәм имзалар өчен Ирландия башкаласы Дублингә килде. Китап таныту мәрасимын бозарга теләгән сугышка каршы торган кешеләр 2003 елда АКШның Гыйракка басып керүен яклаган өчен Блэргә мәрасим вакытында йомырка һәм башмаклар ыргытты.

Сугышка каршы торган төркемнәр тарафыннан ыргытылган йомыркалар Блэргә эләкмәгән, дип хәбәр ителде. Протестчылар Ирландия полициясенең иминлек барьерын бәреп керергә теләгән, полиция аларны тараткан.

Икенче яктан Бдэрның 300ләп тарафдары китапны имзалату өчен озын чират көтте.

1 сентябрьдә китап кибетләре киштәләрендә урын алган Блэрнең яңа китабы, автобиография китаплары категориясендә рекорд санда сатылган.
XS
SM
MD
LG