Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда ракета һөҗүмнәрендә 4 сугышчы үтерелде


Пакстанның Әфганстан чигенә якын җирдә оештырылган ракета һөҗүмeндә 4 сугышчының үтерелүе белдерелә. Һөҗүм Миран Шах шәһәре тирәсендә урнашкан бер өйгә юнәлдерелгән. Миран Шах шәһәре Төньяк Вәзерестан төбәгенең идарә үзәге статусында.

Һава һөҗүмнәренең пилотсыз очкычлар тарафыннан оештырылуы хәбәр ителә.

Әлеге һөҗүм соңгы көннәрдә Әфганстан чигенә якын Пакстан җирлегенә оештырылган өченче һава һөҗүме.

Һөҗүмнәрдән бер көн элек Пакстанның Кветта шәһәрендә оештырылган һөҗүмнәрдә 60-тан артык кеше һәлак булган иде.

Интихарчы үзен рамазан аеның соңгы җомгасында шигыйлар оештырган дини мәрасeм вакытында шартлый. Әлеге һөҗүмдә җаваплылыкны Талибан сугыш хәрәкәте үз өстенә алды.
XS
SM
MD
LG