Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты Кавказдагы "бандитларны" юк итәргә фәрман бирде


Русия президенты Дмитрий Медведев Төньяк Кавказда булган һөҗүмне оештырган кешеләрне "бандит" дип атап, аларны юк итү кирәклеген белдерде.

Медведев: "Без илдәге террорны бетерүне тулы максат итеп күрәбез, башка сайлау мөмкинчелегебез яисә максатыбыз юк. Бу көрәш дәвам итә һәм мондый һөҗүмнәргә катнашкан террорчылар юк ителергә тиеш", диде.

Медведев бу хакта 9 сентябрьдә Владикавказ шәһәренең үзәгендәге бер базарда оештырылган кимендә 17 кешенең үлүе һәм 100ләп кешенең яралануы белән нәтиҗәләнгән шартлаудан соң белдерә.

Федераль иминлек хезмәте әлеге һөҗүмне оештыруда шикләнелгән 3 кешенең кулга алынуын белдерә.

Бомба урнаштырылган машина шартлатылган әлеге террор һөҗүмендә җаваплыкны әлегә үз өстенә алучы булмады.
XS
SM
MD
LG