Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев демократик реформаларны дикъкать белән башкарырга чакыра


Русия президенты Дмитрий Медведев, Русиядә демократия институтларының камил булмавын, шул исәптән тотрыклыкны саклап калу хакына, сәяси реформаларны дәрәҗәле башкару кирәклегенә басым ясады.

Русиянең Ярослау өлкәсендә сәяси белгечләр белән очрашкан Медведев, системга үзгәрешләр керткәндә, аны дикъкать белән һәм әкренләп башкару кирәклеген телгә алды.

Медведев 1991 елда Советлар Берлегенең җимерелүен 20 гасырдагы иң зур геополитик фаҗига буларак атады.

Хакимият башына килгәннән бирле илдә демократик реформаларның әкрен баруы һәм тыныч каршылык чараларына катнашкан кешеләрнең кыйналуы мәсьәләсендә Русия президенты Медведевка каршы тәнкыйтьләр көннән-көн арта бара.
XS
SM
MD
LG