Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ чиркәве Корьән яндырудан тыела


Кушма Штатларга каршы 9 ел элек булган террор һөҗүмнәрен искә алу көнендә Көрьән китабын яндырырга җыенган Флорида штатындагы кечкенә генә чиркәү башлыгы бу ниятеннән кире кайтуын белдерде.

Нью-Йоркта NBC телевидениесенә интервьюда чиркәү башлыгы Терри Дҗонс бу ниятен беркайчан да гамәлгә ашырмаячагын әйтте.

50 генә әгъзасы булган бу чиркәүнең мөселманнар өчен изге китапны яндыру нияте АКШның үзендә дә, бар дөньяда да каты ризасызлык уятты.

АКШ җитәкчеләре дә моның Америкадагы динара чыдамлык рухына каршы килүен, мөселманнар арасында киеренкелекне арттырачагын һәм экстремистларга тарафдарлар туплауны җиңеләйтәчәген әйтеп аларны Көрьән яндырудан тыеларга чакырды.
XS
SM
MD
LG