Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владикавказда яшьләр иминлек таләп итә


Владикавказда 300-ләп кеше, күпчелеге яшьләр, шәһәрдә иминлек тәэмин итү таләбе белән урам җыенына чыкты.

Җыелган халык 9 сентябрьдә Владикавказның үзәк базары каршында шартлаган машинаның Ингушетия белән административ читкә торган милиция сагы аша ничек үткәнлегенә аңлатма бирүне дә таләп итте.

Төньяк Осетия эчке эшләр министры урынбасары Сослан Сикоев җыелган халык алдына чыгып тикшерү эшләре баруын һәм гаеплеләрнең җавапка тартылачагын белдерде.

Владикавказда шартлау корбаннарын җирләү дәвам итә. Шартлатучыны да исәпкә алганда барлыгы 18 кеше һәлак булды, 170-ләп кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG