Accessibility links

Косоводагы чуалышта ике НАТО хәрбие яраланды


Косовоның төньягындагы Косовска Митровица шәһәрендә булган чуалышларда НАТОның ике хәрбие җиңелчә яраланды.

Бәрелешләрдә Халыкара полиция көчләрендәге бер француз полиция хезмәткәренә дә зарар тигән.

Халыкара полиция һәм хәрбиләр шимбә көнне җирле албаннар белән серблар арасында башланган чуалышларны туктатырга маташкан.

Албаннар дөнья баскетбол беренчелегендә Төркия җыелма такымының Сербия такымын җиңүен бәйрәм итәргә чыккач албаннар белән серблар үзара таш атыша башлаган.

Серблар ягыннан берәүнең яралануы хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG