Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда 16 Русия һәм Молдова ватандашы тоткарланды


Мисырда 16 Русия һәм Молдова ватандашының тоткарлануы хәбәр ителә.

Полиция вәкиле әйтүенчә, мисырда яшәүче әлеге төркемдәге бер хатын-кызны Массуд Сәлим исемле бер гарәп көчләргә маташканнан соң аны пычак белән кадап үтергәннәр.

Шуннан соң 12 ир-ат, дүрт хатын кыздан торган әлеге төркем Сәлимнең туганнарының үч алуыннан куркып полициягә мөрәҗәгать иткән.

Аларның һәрберсе Сәлимгә берәр мең доллар акча түләгән булган. Моның өчен Сәлим аларны Израилгә алып барырга тиеш булган. Алар Израильдә эш табарга өметләнгән.
XS
SM
MD
LG