Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнбатыш Иранны Халыкара атом энергия идарәсенә басым ясауда гаепли


Франция, Германия һәм Британия Иранны Халыкара атом энергия идарәсенең кайбер тикшерүчеләрен илгә кертмәү белән идарә эшчәнлегенә басым ясарга маташуда гаепләде.

Әлеге өч илнең белдерүе Венада Халыкара атом энергия идарәсе мөдирләр шурасының ябык утырышына тәкъдим ителде. Кушма Штатлар да шундый ук белдерү белән чыкты.

Элегрәк идарәнең баш мөдире Юкия Амано Иранның үзендәге атом корылмаларын тикшерүдән ике халыкара белгечне читләштерүен хөкем иткән иде.

Тәһран исә ул тикшерүчеләр Иранның атом сәнагәте турында дөреслеккә туры килмәгән хисаплар әзерләгән ди.
XS
SM
MD
LG