Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда сайлау хезмәткәрләре тотык итеп алынды


Әфганстанның көнчыгышындагы Лагман виләятендә 19 кеше, шул исәптән ил парламентына 1 намзәт һәм сайлау комиссиясе хезмәткәрләре тотык итеп алынды.

Моның өчен җаваплылыкны Талибан үз өстенә алды.

Әлегрәк Талибан 18 сентябрьдә Әфганстанда парламент сайлавын үктәрергә мөмкинлек бирмәячәген белдергән иде.

Хакимият шулай ук Бадгис виләятендә дә ике төркем сайлау комиссиясе әгъзаларының тотык итеп алынганлыгын белдерде.

Бүген Әфганстан президенты Хәмит Карзаи ил халкын һәм Талибанны парламент сайлауда катнашырга өндәде.
XS
SM
MD
LG