Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лужков аны тәнкыйтьләгән каналларны мәхкәмәгә бирмәкче


Мәскәү – Мәскәү башлыгы Юрий Лужков аның турында тәнкыйтьле материаллар әзерләгән мәгълүмат чараларын мәхкәмәгә бирәчәген белдерде.

Лужков бу материалларны аңа каршы махсус оештырылган “яла ягу кампаниясе” дип атады. Кызганычка каршы, алар барысы да “өстән” оештырылган, дип өстәде ул.

Күптән түгел Русиянең НТВ һәм Беренче каналы Лужков һәм аның хатыны Елена Батурина эшчәнлеге турында тәнкыйтьле тапшырулар күрсәткән иде. Канал җитәкчеләре тапшыруда китерелгән барлык мәгълүматларга дәлилләр булуын әйтә.
XS
SM
MD
LG