Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия әрмәннәре борыңгы чиркәүдә келәү үткәрә


Анкара – Төркия әрмәннәре бүген илнең көнчыгышында урнашкан борынгы чиркәүдә соңгы гасыр эчендә беренче мәртәбә келәү үткәрә.

Ван вилаятендәге Акдамар шәһәрендә урнашкан мең еллык Изге Хач чиркәвенә 3 меңләп кеше килер дип көтелә.

Әрмән мәхәлләсе мөрәҗәгать иткәннән соң, Анкара бу чиркәүдә келәү үткәрергә рөхсәт бирде. Премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоган моны “Төркиянең чыдамлык билгесе” дип атады.

Әмма кайбер әрмәннәр бу чараны төрек рәсмиләренең “дөньяны адаштыру” нияте дип атады һәм келәүгә бойкот белдерде.
XS
SM
MD
LG