Accessibility links

Молдова Конституция мәхкәмәсе парламентны таратырга кушты


Молдова Конституция мәхкәмәсе ике мәртәбә президентны сайлый алмаган парламент таратылырга тиеш, дигән карар кабул итте. Молдова президенты Михай Гимпу парламентны тарату фәрманын имзаларга һәм яңа парламентны сайлау көнен билгеләргә тиеш.

Конституция мәхкәмәсенә президент үзе мөрәҗәгать итте. Молдовада президентны сайлауны халыкка кайтару мәсьәләсендә узган референдумга халык килмәде.

Хакимияттәге коалиция элек тә ноябрь аенда яңа парламент сайлавын уздыру турында ниятен белдергән иде.
XS
SM
MD
LG