Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Хизбут-Тахрир хәрәкәте белән бәйле бер төркем кулга алынды


Русиянең Федераль Иминлек Хезмәтенең Татарстан идарәсе уздырган махсус чара вакытында Татарстан районнарында “Хизбут-Тахрир әл-Ислами” оешмасына бәйле булуда шикләнелеп бер төркем кеше кулга алынган, дип хәбәр итә Татарстан эчке эшләр министрлыгы.

“Хизбут-Тахрир әл-Ислами” оешмасы Русиядә 2003 елдан бирле тыелган. Шулай ук Европаның кайбер илләрендә аның эшчәнлеге рөхсәт ителми.

Мөселманнарны яклаучы адвокат Рөстәм Вәлиуллин оешманың Русия иминлегенә куркынычы юк, дип белдергән иде.

“Ул тыелган оешма диелә, хәтта югары мәхкәмә аны террор оешмасы дип әйтә, әмма чынлыкта террорлыкка аның бернинди катнашы юк. Һәм Русия дәүләт иминлегенә аннан куркыныч янамый. Аның идеологиясен алганда, ул - сәяси системаны үзгәртү яклы. Әмма ниндидер көч куллану юлы белән үзгәртүне күздә тотмый. Билгеле булганча, "Хизбут–Тахрир" үзен партия дип атый. Һәм һәрбер партия үз алдына сәяси максатларны куя, мисал өчен – сайлауда катнашу. Шулай ук һәрбер фирка сәяси системаны үзгәртүне күздә тота, ә бу бит башкаларда җинаять дип саналмый”, диде Вәлиуллин.

2009 елда Татарстан диния назарәте "Хизбут–Тахрир" оешмасын тәнкыйтьләп чыккан иде.

XS
SM
MD
LG