Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томскида ачлык тотучылар акча алуга иреште


Томски машина төзү берләшмәсендә хезмәт хакларын таләп итеп ачлык тоткан хезмәткәрләргә бурычлары түләнде.

Дүшәмбедән бирле каршылык чарасында катнашкан 20 кеше тиешле булган 130 мең сумны алуга иреште.

Калган хезмәткәрләргә эш хакларын 1 октябрьгә кадәр биреп бетерү вәгъдә ителде.

Бөлгенлеккә төшкән берләшмә хезмәткәрләргә түләргә 50 миллион сумлык кредитны Томски өлкә хакимиятеннән алган.

Бүгенге көндә берләшмәнең эше юк. Аның 700ләп хезмәткәре түләүсез ялга җибәрелгән. Аларның күбесе ярты еллап эш хакы алмый эшләгән.
XS
SM
MD
LG