Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магнитский үлемен тикшерү дәвам итәчәк


Юрист Сергей Магнитскийның изоляторда үлемен тикшерү эше 24 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, диде адвокат Елена Орешникова.

Русия прокуратурасының тикшерү комитеты Магнитский үлемендә табипларның гаебе табылмады, дип белдергән иде.

Британиянең Hermitage Capital Management исемле инвестиция фонды хемәткәре 37 яшьлек Сергей Магнитский салып түләмәүдә гаепләнеп кулга алынды. Узган елның ноябрендә ул “Лефортово” төрмәсендә үлде.

Тоткынга ярдәм күрсәтмәү мәсьәләсендә җинаять эше ачылган иде.
XS
SM
MD
LG