Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан матбугатында сүз иреге артырмы?


Башкортстан президенты хакимиятен оештыру эшләре тәмамланып килә. Эчке сәясәт бүлеге җитәкчесе итеп Урал Хәсәнов тәгаенләнде. Башкортстан президенты хакимиятендәге матбугат үзәген Артем Вәлиев җитәкли.

Урал Хәсәнов бу бүлектә элек тә җитәкчелек иткән иде, әмма сәяси каршылыклар аркасында, Мәскәүгә китәргә мәҗбүр булды. Яңа президент Рөстәм Хәмитовның Урал Хәсәновка тагын шушы югары вазыйфаны ышанып тапшыруы элекке президент хакимияте башлыгы Радий Хәбиров командасы вәкилләренең кире үз урыннарына кайтуын, җитәкче вазыйфаларны биләвен аңлата.

Башкортстан президенты хакимиятендәге матбугат үзәгенең дә яңа башлыгы тәкъдим ителде. Бу урынга танылган журналист Артем Вәлиев тәгаенләнде. Ул Уфада туып үскән. Соңгы елларда “Российская газета”да, “Регнум” агентлыгында һәм “Система” нефть холдингы матбугат үзәгендә эшләгән иде.

“Башинформ” агентлыгының мәгълүмат редакциясенең яңа баш мөхәррире дә билгеле булды. Бу җаваплы вазыйфага да шулай ук талантлы журналист, сәясәт белгече Шамил Вәлиев тәгаенләнде.

Бераз элегрәк Башкортстанда яңа матбугат министры да билгеләнгән иде. Бу вазыйфага, президент Мортаза Рәхимов вакытында, шулай ук Мәскәүгә китәргә мәҗбүр булган элекке министр Борис Мелкоедов кайтарылды.

Башкортстан президенты хакимияте башлыгы урынбасары итеп элек биредә матбугат сүзчесе булган, берничә ел элек шулай ук Мәскәүгә китеп барган Ростислав Морзагулов билгеләнде.

Шулай итеп, Башкортстан матбугатына җитәкчелеккә заманча фикерләүче һәм сүз иреген өстен куючы, үзләре дә оста журналистлар булган кешеләр килә. Бу инде Башкортстанда, гомум алганда да, сүз ирегенә иркен юллар ачылыр, дигән ышаныч тудыра. Ләкин һәр яхшы кешене дә җәмгыятьнең сәяси конъюнктурасы, систем калыбы тиз генә бозып та куя ала.
XS
SM
MD
LG