Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай кабат Япониянең гафу үтенүен таләп итә


8 сентябрьдә Көнчыгыш Кытай диңгезендәге уртак су киңлегендә Япония чик буе хезмәте Кытай балыкчылары көймәсен тоткарлаганы өчен Пекин кабат Токионың гафу үтенүен таләп итте.

Алдагы көнне Япония гафу үтенүдән һәм акчалата түләүдән баш тартканнан соң Кытай тышкы эшләр министрлыгы яңа белдерү белән чыкты.

Кытай тышкы эшләр министрлыгы көймәне тоткарлау һәм аның капитанын кулга алуны Япониянең Кытай суверенлыгына янавы һәм Кытай ватандашларының хокукларын бозуы, дип бәяләгән иде.

Япония тышкы эшләр министрлыгы вәкиле бу гаепләүләрне “нигезсез” дип атады.

Кытай диңгезчеләре бу атнада иреккә чыгарылды, капитан кичә азат ителде.


XS
SM
MD
LG