Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган президенты туганын тикшерү башлануы хәбәр ителә


"The Wall Street Journal" газеты АКШ тикшерүчеләренең Әфганстан президенты Хәмит Карзаиның абыйсы Мәхмүт Карзаины тикшерүе турында яза.

АКШ ватандашы булган Мәхмүт Карзаиның салымнардан качуы, рекетирлык яки янау белән акча җыюы турында хәбәрләр таралган иде.

Басма исеме аталмаган АКШ рәсмиенең Мәхмүт Карзаи гамәлләре тирәсендә тикшерү баруы турында хәбәр итүен белдерә.

Карзаи исә тикшерүчеләр берни дә таба алмаячак дип бу гаепләүне кире каккан.
XS
SM
MD
LG