Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Кореяда хакимият фиркасе җыены дәвам итә


Кушма Штатлар, Япония һәм Көньяк Корея Корея халык демократик республикасында хакимияттә булган Корея хезмәт фиркасенең олы корылтаен зур игътибар белән күзәтүләрен белдерә.

Чәршәмбе көнне Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ирның кече улы Ким Чен Ун фирканең үзәк комитетына сайланды.

Ким Чен Унның шулай ук фирканең үзәк хәрби комитеты рәис урынбасары итеп билгеләнүе хәбәр ителә. Элегрәк аңа генерал дәрәҗәсе бирелүе хәбәр ителгән иде.

Күзәтүчеләр Төньяк Корея җитәкчесе улын үз урынына калдырырга әзерли дип исәпли.
XS
SM
MD
LG