Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европада социаль протест чаралары үтте


Брюссельдә дистәләрчә мең кеше Европа Берлеге илләре хөкүмәтләренең кризис чорында каты экономияләү сәясәтенә протест белдереп урам җыенына чыкты.

Һөнәр берлекләре оештырган бу чарада катнашучылар шулай ук Европа комиссиясенең әгъза илләрдән социаль програмнарны кыскарту хисабына бюджет дефицитын киметүне таләп итүе белән дә килешми.

Шундый ук митинглар һәм демонстрацияләр Европа Берлегенең башка илләрендә дә, шул исәптән Италия, Польша, Португалия һәм Латвиядә дә үтте.

Испаниядә бер тәүлеккә илкүләм эш ташлау җир өсте һәм һава транспорты эшендә кыенлыклар чыгарды.
XS
SM
MD
LG