Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссель чегәннәрне депортацияләгән Парижны мәхкамәгә бирә


Европа комиссиясе Франциянең Романия һәм Болгарстан чегәннәрен депортацияләвен мәхкамәгә тапшыру эшен башлый.

Бу турыда комиссиянең юстиция һәм Европа ватандашлары хокуклары өчен җаваплы әгъзасы Вивиан Редиң белдерде.

Франциянең берничә мең чегәнне илдән мәҗбүри чыгарып җибәрүе Париж белән Брюссель арасындагы мөнәсәбәтләрне шактый киеренкеләштерде.

Редиң бу депортацияләрне Икенче дөнья сугышында Нация Германиясендә чегәннәргә булган мөнәсәбәт белән чагыштырды.

Париж исә мондый чагыштыруларга кискен ризасызлыгын белдерде.
XS
SM
MD
LG