Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан НАТОга Әфганстанга юлны ачмый


Пакстанның Торхам чиге буендагы Хибер ноктасы бүген дә НАТО өчен ябык булды. НАТОның Әфганстандагы хәрби көчләренә кирәк-яраклар инде 3 көн китерелми.

Пакстан чик буендагы Хибер ноктасы Пакстан ягында 3 хәрбинең НАТО көчләре һөҗүмендә һәлак булуыннан соң ябылган иде.

Пакстан хәрбиләренең НАТО һөҗүмендә һәлак булулары халык арасында ризасызлык һәм ачу тудырды. Җомга көнне Әфганстандагы НАТО көчләренә ягулык алып барган 25 йөк машинасы утка тотылды. Иминлек саклау көчләре чик буенда тәртип урнашудан соң Хибер ноктасы ачылачак, дип хәбәр итте.

Әфганстанда 152 меңләп АКШ һәм НАТО хәрбиләре Талибанга каршы сугыш алып бара.
XS
SM
MD
LG