Accessibility links

Кайнар хәбәр

Босния президиумына аерылуны теләгән серб җитәкчесе сайланырга мөмкин


Босния һәм Һерцеговинада кичә узган сайлауларда бирелгән тавышларны санау тәмамлана. Президиумга илдә яшәүче төп өч милләт – серблар, хорватлар һәм мөселман-босняклардан берәр намзәт керә.

Беренче нәтиҗәләргә караганда, мөселманнар исеменнән иң күп тавышны элекке юлбашчыларының улы Бакыйр Изетбекович алган. Хорватлардан Желько Комшич алда бара. Ике җитәкче дә илнең бөтенлеген яклый.

Босния сербларыннан исә иң күп тавышны Серб республикасының мөселман-хорват федерациясеннән аерылуын теләгән Небойша Радманович исемле сәясәтче алган, дип хәбәр ителә.

Тавышларны санау дәвам итә.
XS
SM
MD
LG