Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белград полициясе эш хакын арттыруны таләп итеп урамга чыкты


Сербия хөкүмәте каршында полициянең бер меңләп хезмәткәре эш хакларын арттыруны таләп итеп урам җыены оештырды. Чара аркасында Белград үзәгендә хәрәкәт туктатылып торды.

Полициянең һөнәр берлеге башлыгы Велько Мияйлович сүзләренә караганда, каршылык чарасында бары тик бүген ял иткән хезмәткәрләр катнашкан.

Эш хакларын арттырудан тыш Белград полициясе өстәмә социаль ташламалар да таләп итте.
XS
SM
MD
LG