Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай белән Төркия арасында сәүдә артачак


Кытай премьер-министры Вен Дҗиабао Төркия белән икътисади һәм сәяси хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләшер өчен Әнкарага килде.

Премьерның ике көнлек сәфәре вакытында ике ил арасында сәүдә, элемтә, ягулык, транспорт һәм мәдәният өлкәләрендә дистәләп килешүгә кул куелыр, дип көтелә.

Белгечләр Кытайның Төркия белән араларны якынайту теләге Әнкараның Якын Көнчыгышта тотып торган зур урыны һәм үсә барган икътисадына бәйле, дип саный.

Төркия белән Вен Дҗиабао үзенең Европа илләре буйлап сәфәрен тәмамлый.
XS
SM
MD
LG