Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган Европа Берлегенә Төркияне тизрәк алырга чакыра


Төркия президенты Рәҗәп Таййип Эрдоган Европа җитәкчеләрен Төркиянең Европа Берлегенә кушылуын озакка сузмаска чакырды.

Берлинда Германия канцлеры Ангела Меркел белән уртак матбугат очрашуында Эрдоган шундый белдерү ясады.

Европа Берлеге комиссиясе тиздән Төркиянең берлеккә кушылу таләпләрен ничек үтәве турында еллык хисабын әзерләү эшен тәмамлаячак.

Төп киртәләрнең берсе Анкараның берлектә әгъза булган Кыпрысны танымавы. Бу утрау дәүләт инде 35 елдан артык грек һәм төрек өлешенә бүленгән.
XS
SM
MD
LG