Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә яңа оппозицион коалициянең митингы үтте


Мәскәү үзәгендә Михаил Касьянов, Владимир Милов, Борис Немцов һәм Владимир Рыжков җитәкләгән «Башбаштаклыксыз һәм коррупциясез Русия өчен” исемле яңа оппозицион коалициянең беренче митингы үтте.

Рәсми рөхсәт ителгән бу чарада бер меңләп кеше катнашты.

Коалиция җитәкчеләре яңа оппозицион фирка төзеп киләсе парламент һәм президент сайлауларында катнашырга җыенуларын белдерде.

Яңа фирканең оештыру корылтае декабрь аенда үтәр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG