Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран үз атом корылмаларында чит ил күзләүчеләрен фаш иткән


Тәһран Иранның атом корылмаларында чит илләргә эшләүче күзләүчеләрнең фаш ителүе турындагы хәбәрләрне раслады.

Җирле киңкүләм мәгълумат чарасы хәбәр итүенчә, Иран атом идарәсе башлыгы Али Акбар Салехи атом корылмаларындагы берничә хезмәткәрнең яшерен мәгълуматны көнбатыш дәүләтләренә сатарга җыенганлыгын белдергән.

Салехи әйтүенчә, бу хәлдән соң илдә иминлек чаралары көчәйтелгән һәм атом хезмәткәрләренең тормыш шартлары яхшыртылган.
XS
SM
MD
LG