Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан Әфганстанга чик капкасын ачты


Бүген рәсмиләр Пакстанның Әфганстандагы НАТО хәрбиләренә йөк ташу юлы үтүче Торхам чик капкасын ачуы турында хәбәр итә.

Бүген төштән соң әлеге чик капкасы аша уннан артык йөк машинасыннан торган беренче кәрван үткән.

АКШның читтән идарә ителүче очкычы ут ачып Пакстанның ике хәрбиен үтергән көнне, 30 сентябрьдә Исламабад бу чик капкасын япкан иде.

Чик ачылганны көтеп торучы НАТО машиналарына сугышчылар һөҗүм итеп күп кенә машиналарны юк итте.
XS
SM
MD
LG