Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә бердәм җирле сайлаулар үтә


Русия үзәк сайлау комиссиясе җирле канун чыгару шураларына сайлауларда тавыш бирүчеләрнең былтыргыдан күбрәк булуын белдерә.

Русия үзәк сайлау комиссиясе җирле канун чыгару шураларына сайлауларда тавыш бирүчеләрнең былтыргыдан күбрәк булуын белдерә.

Русиянең 77 төбәгендә җирле шураларга бердәм сайлаулар үтә. Бу сайлауларда 100 меңнән артык намзәт катнаша.

Новосибирски, Чиләбе, Магадан, Кострома, Белгород өлкәләрендә һәм Тувада төбәк парламентлары сайлана.

14 төбәкнең башкаласында, шул исәптән Казанда шәһәр шурасы, кайбер шәһәрләрдә мэрлар сайлана.

Үзәк сайлау комиссиясе һәм эчке эшләр министрлыгы тавыш бирүнең тыныч үтүен, зур канун бозулар турында хәбәрләр булмавын белдерә. Үзәк сайлау комиссиясе вәкиле Леонид Ивлев канун бозулар турында илледән артык шикаять килсә дә, ул канун бозулар сайлау нәтиҗәләренә тәэсир итәрлек зур түгел диде.

Шул ук вакытта Азатлык радиосының Самар һәм Ростов шәһәрләрендәге хәбәрчеләре кайбер тавыш бирү урыннарына журналистларның һәм күзәтүчеләрнең кертелмәвен әйтә.

Башкортстанда 11 октябрьдә Республика көне бәйрәм ителү сәбәпле өстәмә җирле сайлаулар узган атна ахырында 3 октябрьдә үткән иде.

Дагыстанда күп кеше катнашындагы сугышта Хаджалмахи авылы башлыгы Абделмөслим Нурмагомедов үтерелде.

Дагыстан эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, дистәләрчә кеше катнашында корал белән сугышу авыл башлыгын сайлаганда чыккан. Берничә кеше яраланган.
XS
SM
MD
LG