Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан сайлавында ике җинаять эше ачылды


Кыргызстанда үтүче парламент сайлавы барышында прокуратура ике канун бозу очрагына каршы җинаять эше ачты.

Баш прокурор Кубатбәк Байболов әйтүенчә, ике сайлау урынында ялган бюллетеннәр ташлау омтылышы булган.

Бәйсез күзәтүчеләр башка канун бозу очракларын да күргән.

Азатлык радиосы хәбәрчесе әйтүенчә, күп кенә урыннарда тавыш бирүдә хәрәмләшүләр булмасын өчен сайлаучыларның бармакларын күренми торган химик матдә белән тамгалау таләбе үтәлми.
XS
SM
MD
LG