Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор Руслан Ямадаевны үтерүчегә 23 ел төрмә бирүне сорый


Мәскәү шәһәр мәхкамәсендә прокурор элекке Дәүләт Думасы депутаты Руслан Ямадаевны үтерүдә гаепләнүче Алсанбек Дадаевка 23 ел төрмә җәзасы бирүне сорады.

Үтерүгә ярдәм итүдә гаепләнүче Элимпаши Хацуевка 19 ел төрмә җәзасы бирү сорала.

Русия каһарманы Руслан Ямадаев 2008 елның көзендә Мәскәүдә атып үтерелде.

Аның бертуганы, шулай ук Русия каһарманы, “Восток” батальонының элекке башлыгы Сулим Ямадаевны былтыр Дубайда үтерделәр.
XS
SM
MD
LG