Accessibility links

Кайнар хәбәр

Михаил Федотов Русия президентының кеше хокуклары киңәшчесе итеп билгеләнде


Михаил Федотов Русия президентының кеше хокуклары киңәшчесе һәм президент каршындагы ватандашлык җәмгыяте һәм кеше хокуклары оешмалары үсешенә ярдәм шурасы рәисе итеп билгеләнде.

Президент Дмитрий Медведев бүген шундый карар имзалаган.

Моңарчы бу урында эшләгән Элла Памфилова 30 июльдә үз теләге белән вазифасыннан киткән иде.

Элегрәк Федотов Русия журналистлар берлеге секретаре булып эшләде.
XS
SM
MD
LG